Соңгы арада футболчы Андрей Аршавин элеккеге хатыны Юлия Барановская янына кире кайткан икән, дигән имеш-мимешләр күренә башлады. Андрей үзенең Инстаграммына балалары белән төшкән фотоларын куя башлаган. “Мин аларны бик сагындым” дип язган ул. Хәзер ул аларның тәрбиясендә актив катнашырга теләве турында белдерә.
Юлия белән балаларын ул алты ел элек ташлап чыгып китте һәм гаиләсе белән бернинди дә элемтәсе булмады. Юлиягә суд аша алимент юлларга туры килде. Андрей исә икенче гаиләсендә дә озак тормады, Алиса Казьмина белән дә аерылышты. Хәзер ул балалары белән генә түгел, элеккеге хатыны Юлия белән дә очраша, диләр. Кем әйтмешли, азагы хәерле булсын инде.