Барлык яңалыклар

Дмитрий Шепелев өйләнергә җыена?

Ул өйләнгән хәлдә, бу аның икенче никахы булачак.

Русия матбугат чаралары 36 яшьлек Дмитрий Шепелев һәм аның сөйгәне, бизнес-леди, интерьерлар дизайнеры Екатерина Тулупова өйләнешергә җыена дип хәбәр итә.
Дмитрийның яңа романы хакында 2018 август аенда елда билгеле булды. Былтыр ноябрь аенда алар кавышты һәм балаларын бергә тәрбияләп яши башлады.
Әлеге мәгълүмат дөрес булса, Шепелевның бу икенче никахы булачак. 1990 елларда ул 7 ел Минскидан Анна Таболина белән очрашып йөргән һәм 3 атна аның белән никахта булган. Алар бергә “5*5” яшьләр тапшыруы алып барган.
Дмитрий 2015 елда яман шештән үлгән җырчы Жанна Фриске белән мөнәсәбәтләрдә булуын хәтерләмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә Шепелев 2013 елда туган уртак уллары Платонны тәрбияли.
Читайте нас: