Барлык яңалыклар

"Бу темага сөйләшәсем килми иде" - Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухинның өйләнүе хакында

Дилә Нигъмәтуллина элекке ире Марат Мухинның өйләнүе турында Инстаграмда пост язган.

Танылган композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухинның сөйгәне Гөлия Вәлиәхмәтова белән никах укытуларына инде берничә көн үтсә дә, әлеге вакыйга тирәсендә шау-шу һаман да тынмый.

Әлеге дә баягы барысы да тамашачыларның Маратны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китүдә гаепләүләренә кайтып калды. Үзенә негатив комментарийлар язучыларга Марат Мухин җавап та язды.

"Дилә белән без күптәннән бергә түгел. Аның - үз тормышы, миндә - үземнеке. Ул инде күптәннән икенчегә кияүгә чыкты. Аның бар да яхшы. Балабыз өчен дә сезгә борчыласы түгел. Бу гайбәтләрне яратканыма һәм аның туганнарына ишетү бер дә рәхәт түгел. Кеше булып калыгыз!", - диде ул.

Инде Дилә Нигъмәтуллина да әлегә хәлләргә карата үз комментариен бирде. «Мин бу постны инде өченче көн язам. Язам, аннары бетерәм… Әлбәттә, бу темага сөйләшәсем килми иде. Әйе, без Марат белән күптән аерылыштык. Без яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Марат — искиткеч әти, ул безнең баланы тәрбияләүдә актив катнаша. Мин Марат өчен чын күңелдән шат һәм аңа бәхетле гаилә тормышы телим. Миннән корбан ясарга кирәкми. Мин күптән кияүдә. Ә шәхси тормышыма килгәндә, якын арада аның турында сөйләргә җыенмыйм. Һәм моңа тулы хокукым бар. Минем очракта «бәхет тынлыкны ярата», — дип аңлата җырчы.

Читайте нас: