Барлык яңалыклар

Марат Шәйбаков концерты вакытында ут сүнгән

Ләкин җырчы бер дә югалып калмаган.

Шушы көннәрдә Башкортстанның атказанган җырчысы Марат Шәйбаков гастрольләр белән Белорет шәһәрендә концерт куйган. Һәм концерт барган вакытта шәһәр буйлап ут сүнгән! Җырчы булган кеше генә аңлый моны. Аппаратура эшләми, микрофон эшләми, дөм караңгы сәхнә һәм дөм караңгы тамаша залы. Бары тик җырчы... һәм баян моңы.


Тик Марат Шәйбаков югалып калмаган. Менә дигән итеп җырлаган караңгы сәхнәдә.

Концерттан кыска видео белән Марат Шәйбаков үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашкан. Пост астында җырчының подписчикларыннан комментарийлар да тезелеп киткән.


“Молодец, халыкны кире бормаган,санга сугып,авырлыкны җиңеп чыккан ,Марат, уңышлар сиңа!”

“Димәк, ул чын артист!”

“Марат, молодец! Киләчәктә кирәк булыр диеп шәмнәр дә алып йөре инде концертларга”.


“Гармун белән бит, даңгыр-доңгыры юк, рәхәтләнеп утырасың җырлап”.

“Сиңа гел шулай везёт инде, Марат! Бу концерттан соң сиңа халыкның мәхәббәте тагы да артыр дип уйлыйм!” – дип язганнар җырчы аккаунтына язылган подписчиклары.
Читайте нас: