Барлык яңалыклар

Малахов үзенең тапшыруында кем иң зур гонорар алуын әйтте

Геройлар өчен сатулашулардан “мине укшыта” ди Андрей Малахов.

Андрей Малахов тапшыруында иң зур гонорар Эммануил Виторганга түләнгән. Артист “Прямой эфир”да кызы тугач катнашкан һәм моның өчен 1,8 миллион сум акча алган. Бу хакта Малахов үзе Ксения Собчакка биргән интервьюсында сөйләде.

Алып баручы шактый зур гонорарларны шоумен һәм стилист Сергей Зверев алуын да әйтте. Стилист “Привет, Андрей!” тапшыруында уллыкка алган малай турында сөйләгән иде. Малахов сүзләре буенча, ул вакытта Зверевка башка каналлар зуррак акчалар да тәкъдим иткән, әмма стилист Малахов белән дуслыгы аркасында нәкъ “Россия 1”не сайлаган.

2017 елда көчләнүен бар илгә сөйләп “дан казанган” Диана Шурыгинага Малахов беренче эфирда катнашканы өчен 10 мең сум акча түләвен әйтте.

Әмма Андрей Малахов үзен “иске мәктәп” кешеләре исәбенә кертә икән. Һәм геройлар өчен сатулашулардан “мине укшыта” дип белдерә ул. “Йолдызлар хакында сүз барса бер хәл, ләкин ниндидер гади бер вакыйгада телевидение кешеләрне акча белән котыртуны һич тә аңламыйм”, - диде Малахов.

Малахов һәм командасы кешеләрне акча белән түгел, ә дан һәм ярдәм итәчәге белән ымсындыруын сөйләде.

Читайте нас: