Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
31 октябрь 2019, 13:02

Биеп тора, көлеп тора...

Таныдыгызмы бу егетне? Таныдыгыз, әлбәттә!

Әйе, Рөстәм Гайзуллин бу! Татарстанның К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты.


Шәп артист, шәп кеше инде ул Рөстәм. Аннан да бигрәк, шәп гаилә башлыгы. Кадерлесе – Альбинасы белән чөкердәшеп яшиләр, күз тимәсен. Уллары Нурсолтан белән Рамазан инде дә шәп малайлар - үзләре шук, үзләре җитез, булдыклы. “Чаткылар” битендә Нурсолтанның ди-джей булып “эшләвен” күргәнсездер инде?


Инде бу видеога кайтсак, аңлагансыздыр, Рөстәм туган көн шатлыгы белән уртаклаша. Артист бит, ни кыланса да килешә, чөнки килешле кылана! Рөстәм – чын артист һәм ул башка кайберүләр кебек “мөгез чыгара” торган егет түгел.


Афәрин! Бие, Рөстәм! Уйна! Безгә яхшы кәеф бүләк итсәң, шул җитте. Килешә бит сиңа!


Читайте нас в