Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
30 октябрь 2019, 17:28

Никахлары ялган булган?

Күптән түгел билгеле җырчы Лолитаның 9 ел бергә яшәгән ире Дмитрий Иванов белән аерылышырга җыенуы билгеле булды.

Күптән түгел билгеле җырчы Лолитаның 9 ел бергә яшәгән ире Дмитрий Иванов белән аерылышырга җыенуы билгеле булды.
Башта җырчы никахны бозуга китергән сәбәпләрне атамаган иде. Бүген килеп аерылышуга Дмитрийның гаилә тормышына җавапсыз каравы һәм күптән хыянат юлында йөрүе билгеле булды. Әле ул бер бик бай хатын белән якынлашкан икән.
Хәзер аерылышу процессы бара. Лолитаның адвокаты Сергей Жорин җырчының Иванов белән никахын “фиктив” дип дәлилләргә тырыша. “Дмитрий әлегә бернәрсәгә дә дәгъва итми-итүен. Тик кем белә? Шуңа күрә мин сизгерлекне югалтмыйм”,- ди ул.
Читайте нас: