Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
24 октябрь 2019, 11:55

Күңелләргә хисләр тулганда...

“Юлдаш” радиосының танылган алып баручысы, җырчы Рания Билалова гомер бәйрәменә дусларын җыйды.

“Юлдаш” радиосының танылган алып баручысы, җырчы Рания Билалова гомер бәйрәменә дусларын җыйды
Үткән яллар республиканың җыр-моң сөючеләренә, бигрәк тә күпләрнең сердәшенә, киңәшчесенә әверелгән “Юлдаш” радиосын тыңлаучыларга матур кичә бүләк итте – Уфа дәүләт филармониясенең Зур залында “Юлдаш” радиосының танылган алып баручысы Рания Билалова үзенең алтын юбилей кичәсенә дусларын җыйды.
Рания белән дуслыгыбыз студент елларыннан - Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укыган чордан алып дәвам итә. БДУны тәмамлап, хезмәт юлын республиканың “Юлдаш” радиосында алып баручы буларак башлаган Рания менә 25 елдан артыграк шушы яраткан эшендә армый-талмый хезмәт итә – тапшырулары, ихлас тавышы белән җыр-моң сөючеләргә күңел җылысын өләшә. Шушы еллар эчендә ул һәрвакыт эзләнүдә, үсештә булды, матур уңышларга иреште. Уфа һәм республика халкына җырчы буларак та танылды.
Рания Борай кызы. Яңа Бикмәт авылында Рәзифә һәм Имаметдин Җидегәновларның биш балалы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Балачагының иң рәхәт мизгелләре газизләре, якыннары кочагында узган. Бүгенге көнне дә ул үзен бик бәхетле саный, чөнки аның яраткан эше, сөекле тормыш иптәше Газинуры, кызы, туганнары-якыннары, ышанычлы дуслары, аны хөрмәт иткән, тапшыруларын көтеп алган тамашачысы бар.
Раниянең әти-әни, туган җанлы икәнен элек-электән белән идем. Шуңа да кичәнең иң кадерле кешеләренә – әти-әнисенә багышланган җырлардан башлавына һич кенә дә гаҗәпләнмәдем. Рания башкаруында моңлы җырлар агыла торды, сәхнә түрендәге зур экранда аның газиз әти-әнисенең фоторәсемнәре, бергә чактагы бәхетле мизгелләрне мәңгеләштергән видеоклиплар алмашына торды.
Бу көнне Рания Имаметдин кызын котларга кемнәр генә килмәде! “Башкортстан” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева һәм “Юлдаш” радиосының баш мөхәррире Миләүшә Ягафарова, Ранияне котлап, ихлас теләкләрен җиткереп, республиканың Матбугат һәм массакүләм чаралар агентлыгының Почет грамотасын тапшырдылар. Һәм: “Рания, гел генә эшләргә димәгән бит! Сиңа да ял итү комачауламас!” дип ял йортына юллама бүләк иттеләр.
Моннан тыш озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Ләйсән Сәйфетдин һәм Нурия Абдуллина, якташлары, авылдашлары, Борай районы хакимияте һәм Вострецово авылы хакимияте вәкилләре, БДУда бергә укыган сабакташларының һәрберсе күңел түрендәге ихлас котлауларын, матур теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
Раниянең дә, минем дә сабакташыбыз, хәзер инде Татарстанның атказанган артисты буларак танылу алган Айдар Габдиновның чыгышын көчле алкышларга күмеп каршы алдык. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Казанда яши. Рания белән Айдарның дуэтлары да бик матур килеп чыкты! Ике сабакташ, ике төркемдәш – бер сәхнәдә.
Котлаулар арасында иң мәртәбәлесе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Харис улы Локмановныкы булгандыр, күрәсең. Ул Раниябезне гомер бәйрәме белән котлап, Татарстан Мәдәният министрлыгының Почет грамотасын тапшырды һәм медаль белән бүләкләде.
Ә җыр-моңнар, котлаулар дәвам итте. Бу юлы инде сәхнә түрләрен барча тамашачылар яраткан, ягымлы тавышы һәм ихласлыгы белән меңнәрчә кешеләрнең “үз Зифасы”на әверелгән композитор, җырчы, Раниянең иҗатташ дусты Зифа Нагаева гөрләтте. Җырчы Фәрвәз Урманшинның “Эх, рәхәт яшәүләре”, “Без яшь чакта” җырлары да күңелләргә рәхәт бер талгынлык өстәде.
Рания Билалованың “Юлдаш” радиосында эшләү белән беррәттән республикабыздагы татар хатын-кызлар оешмасы “Сәхипҗамал” ансамблендә дә җырлавын күпләр шушы кичәдә белгәндер. Үзенең гаҗәеп тембрлы, моңлы тавышы белән “Сәхипҗамал” ансамблен бизәве, андагы чыгышлары Раниянең милләт җанлы булуын исбатлый түгелмени? Әлбәттә, шулай.
Филармониянең Зур залында үткән бу кичә талантларга, чагу шәхесләргә бик бай булды. Популяр җырлар авторы, үзешчән композитор һәм җырчы Зарема Әюпова, Раниянең иҗатташ дуслары Гөлшат Арсланова һәм Радмир Вәлиев, үзешчән композитор Флера Шәрипова, үзешчән композитор, автор-башкаручы Резеда Сабитова, Ранияның бердәнбер газиз кызы Регинаның чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр.
Менә шулай Рания Билалованың иҗатына, гомер бәйрәменә багышланган “Бер дулкында булыйк!” кичәсе бер тында үтте дә китте. Чәчәк гөлләмәләренә, ихлас теләкләргә, бүләкләргә күмелгән Раниябызга алдына куйган максатларына ирешеп, тагын да зурырак уңышларга ирешүен телик.
Читайте нас: