Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
23 октябрь 2019, 13:53

Надежда Бабкинаны танымаганнар

Надежда Бабкина инстаграмында матурлык салоныннан соң төшкән фотосурәтен урнаштырган.

69 яшьлек Надежда Бабкина инстаграмында матурлык салоныннан соң төшкән фотосурәтен урнаштырган һәм язылучыларын шаккатырган.


Чөнки аларның күбесе Бабкинаны ... танымаган. Подписчиклар җырчының яшәреп китүен һәм бөтенләй үз-үзенә охшамавын билгеләгән. Шулай ук Бабкинаның танымаслык булып үзгәрүен матурлык салоны түгел, ә пластик хирургка бару белән бәйлиләр. Фотосурәттә фотошоп та кулланылган диләр, моны шул вакыттарак төшерелеп урнаштырылган видеоязма да күрсәтә.


“Танымыйм сезне, йөзегез бөтенләй икенче”, “Нигә фотошопны шулкадәр күп кулланырга?”, “Монда яңа бик уңышлы пластика, фотошоп түгел”, “Крестьян кебек, ә җырлавын матур җырлый. Битен юса, савымчы була да куя”, “Бу Бабкина түгел, резин курчак”, “Йөзенә пластика ясаткан”, - инстаграмдагы фолловерларга Бабкинаның яңа образы ошамаган.


Тугры фанаткалары исә Надежданың яңа образын ошатканнар. “Кызыкай!”, “Вау, нинди чибәркәй!”, “Сез кызлар кебек. 20 елга яшәргәнсез”, - дип җырчыга комплиментлар яудырганнар.
Читайте нас: