Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
19 октябрь 2019, 03:42

Наталья Бочкарёва “права”сыз калган

Артистка тормышында кара полоса дәвам итә шикелле...

Кызганычка каршы, уңышсызлыкка тарысаң, алар сине эзәрлекли дә эзәрлекли сыман. Наталья Бочкарёваның тормышында да кара полоса дәвам итә. Күптән түгел генә наркотик матдәләр белән тотылган актрисаның “права”сын алганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.


1 ел һәм 8 ай дәвамында машина йөртү алу хокукыннан тыш, Наталья Бочкарёвага 30 мең сум күләмендәге штраф түләргә туры киләчәк. Мәскәү шәһәрендә мировой судьяның 105 санлы суд участогында медицина раславыннан баш тартуы аркасында актрисаны гаепле дип исәпләгәннәр.


Бочкарёва үзе судка килмичә, вәкилен җибәргән булган.


Хәтерегездә булса, үткән айда Наталья Бочкарёва наркотиклар куллана икән дигән җәнҗал чыкты. Хокук сакчылары аңардан эчке киеменә яшергән наркотик матдәләрне тартып алды. Актриса моны яла ягу дип тә акланды, ләкин видеоязма моны инкарь итә.
Читайте нас: