Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
17 октябрь 2019, 15:39

Элвин Грей тамашачысының хыялын тормышка ашырган (ВИДЕО)

Элвин Грей Төмәндә дәваханәдә яткан фанаткасының хәлен белгән. "В добро верят лишь те немногие, кто его творит", - дип яза Элвин Грей.

Элвин Грей Алинә исемле тамашачысының хәлен белергә дип, махсус, хастаханәгә килгән. Бу вакыйга Төмәндә гастрольләр вакытында булган.


"Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчыга кызның апасы хат юллаган һәм сеңлесе янына хастаханәгә килүен үтенгән. Бу хакта берни белмәгән 20 яшьлек Алинәгә сюрприз ясаганнар. Радик аңа йомшак аю һәм чәчәкләр алып килгән, үзе турында китапны да бүләк иткән.

Видеоны Радик Юльякшинның Инстаграм аккаунтыннан кереп карый аласыз: https://www.instagram.com/tv/B3rC4LgnJOD/

Читайте нас: