Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
16 октябрь 2019, 03:53

Башкортстанда Җәвит Шакиров үлгән дигән хәбәр таралган

Артистның хатыны Зөлфия Шакирова шок кичергән диләр...

"Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһасы үзенә! Инде телефоннан җавап биреп арыдым! Яшәргә дә әле яшәргә исәп. Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! "Әгәр дә син өйдә булмыйча миңа шалтыратсалар - үлгән булыр идем", ди Зөлфия", - дигән Җәвит Шакиров.


"Дүрт көн инде телефон шалтыравы тынмый. “Җәвит, сине Башкортстанда үлгән дип әйтәләр. Шул дөресме?” - диләр. Менә мондый хәбәрне ишетсәгез дә һич кенә дә ышанмагыз. Әле ярый әнкәй, туганнарны кисәтеп куйдым. Бу хәбәр дөрес түгел. Кемнәрдер инде бик иртә миңа җеназа укымакчы була. Шуңа күрә, Аллага шөкер, мин исән-сау. Бүген дә иртән ун шалтырату булды. Барысына да үзем җавап биргәч, көләләр, ышаналар", - дип сөйли видеода Татарстанның халык артисты.


"Әстәгъфирулла! Ярар, гомерегез озын булыр, Алла боерса, шулай дип сөйлиләр икән", "гөнаһлары үзенә, ничек курыкмыйча бу сүзне кирәк әйтергә", "озын гомергә юрагыз, Җәвит әфәнде. Ялгыш бүтән Җәвит турында сөйләгәннәрдер", "Озын гомерле булырга насыйп итсен Аллаһыбыз сезгә, Җәвит абый", - дип борчылып язган халык.

Читайте нас: