Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 октябрь 2019, 14:46

Уфалы Таһир Гыйндуллин - “Танцы” проектының секс-символы?

24 яшьлек Уфа егете Таһир Гыйндуллин ТНТ телеканалында “Танцы” проекты жюриен өченче тапкыр гаҗәпләндерә алды һәм алдагы этапка үтте.

24 яшьлек Уфа егете Таһир Гыйндуллин ТНТ телеканалында “Танцы” проекты жюриен өченче тапкыр гаҗәпләндерә алды һәм алдагы этапка үтте. Алай гына түгел, сәләтле якташ егетебезне проектның яңа секс-символы дип йөртә башлаганнар. Таһир үзе яраткан брейкинг стиленә хыянәт итмичә чыгыш ясады һәм остазлары Егор Дружининны, Мигельне һәм Татьяна Денисованы гаҗәпләндерде.
“Минем аркамнан “мурашкалар” йөгереп үтте”, - дип танырга мәҗбүр булды Денисова Таһирның чыгышын караганнан соң. Әлеге вакытта якташыбызны алдагы этапка үткәрделәр. Уңышлар телик аңа!

Читайте нас: