Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
12 октябрь 2019, 22:04

Мин артист булырга тиеш!

Бүген Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаровның туган көне!

Буй-сыны, кабатланмас уйнау осталыгы, үзенчәлекле тавыш тембры, җыр-моңы белән меңәрләгән тамашачыны үзенә гашыйк иткән легендар шәхес үзенең 72нче көзен каршылады. Фидан Сафичны чын күңелдән котлыйбыз!


Шушы көннәрдә генә очрашып сөйләшү мөмкинлеге булмаса да, кайчандыр мондый бәхет тәтегән иде. Хәтер сандыгында һәм “Өмет” архивында сакланган әңгәмәне тәкъдим итәсем килә.


— Фидан абый, без таный башлаганда, Сез күренекле артист идегез инде. Шуңа күрә сәхнәгә ничек килүегез без, яшьләр өчен, сер булып калды. Бәлки шул серне ачарсыз.


— Мин Башкортстанның Дүртөйле районыннан. Анда Яңа Уртай дигән авыл бар. 8-9 яшьләрдә мин аның яшел чирәмендә уйнап, елгасында балык тотып ялыккач, күрше авылга Гыйльван абыйларга кунакка китә идем. Ул чакларда бала-чаганы клубка кертү юк иде бит ул. Үзебезнең сельсовет үзәге булган Баеш авылына 10 км юл үтеп барып та, керә алмый кайтып китәргә туры килә. Ә Гыйльван абый ничектер безне шул концертларга алып керә иде. Шуңа күрә мин аларга концертлар килгәндә аеруча ашкынып бара торган булдым.


Бервакыт без җыйнаулашып Кәнгешкә концерт карарга киттек. Анда Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсиннар чыгыш ясады. Ул чакта артистлар миңа кул җитмәслек утраудагы бөек затлар булып күренәләр иде. Аларга соклану, аларга булган игътирам мине артист иткәндер дә инде.


9 яшьтә мин әтидән гармун сатып алдырттым. Кача-поса уйнарга өйрәндем. Уйнагач, кеше ишетмәгәндә генә җырлаштыра башладым. Элек кунакка йөрү гадәте бар иде. Төрле авыллардан атларына төялеп, кунаклар килә. Эчеп исерер өчен йөрми иде алар, ә матур гына сөйләшеп, җырлашып, күңел ачалар иде. Кем нинди уен коралында уйный белә, шуны алып килә. Өлкәннәрнең моңлы халык җырларын башкарганын мин чаршау артыннан тыңлап утыра торган идем. Әнә шул моң миңа сеңгәндер дип уйлыйм. Кеше организмы гаҗәп нәрсә бит ул. Тирә-ягында нәрсә бар, шуны сеңдерә. Тора-бара үзем дә олыларга кушылып җырлый башладым. Хискә бирелеп җырлагангадыр инде, мөккиббән китеп тыңлыйлар иде. Мин аны күрә, сизә идем. Шуңа күрә 14 яшьләрдә үземнең артист булырга тиешлегемне аңладым. Халыкка сәнгать дөньясының бер вәкиле буларак хезмәт итә алачагымны тойдым. “Мин артист булырга тиеш!” дидем.


1961 ел иде. Без сыйныф белән басуда мәк утап йөрибез. Абый килде. «Анда артистлыкка кеше җыялар, барып карыйсыңмы?» — ди. Мин шунда ук «Барам!» дидем дә, торып чаптым. Абыйның велосипедыннан алдарак йөгердем. Авылда сайлау турын үттем. Уфага имтиханнар бирергә чакырдылар. Иршат Йомагулов, Тамара Ходайбирдина кебек сәнгать белгечләре алдында имтихан тотарга туры килде. Нәтиҗәләрен бик дулкынланып көттек. Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды, приказ чыкты. 1 сентябрьдән уку башлана —ә укыйсы килми генә бит. Авыл сагындырды, кайтасы килә башлады, теге чирәм, елга... Шул чакта үземдә сагыну хисләрен җиңәрлек көч таптым, укырга калдым мин.


Дүрт ел укыганнан соң, диплом алып, эшли башладым.


— Ә кайсы ролегез Сезгә танылу алып килде?

— Мине халыкка Ибраһим абый Абдуллинның Зөлкарнәе танытты, дисәм ялгышмам. Тамашачылар сөйләвенә караганда, ул вакыт — 1968, 1969 еллар — театрның иң түбән чоры булган. Шул чакта мин үзем җырлап, үзем гармунда уйнап сәхнәгә чыктым. Кайдандыр сәхнә артыннан яңгыраган җырга түгел, тере тавыш белән җырлап чыктым. Тамашачы ул чак берчә аптырады, берчә шатланды. Хәйран калды. Менә нәрсә көткән булган алар. Арттырып сөйли дип уйлый күрмәгез, мин чынын әйтәм. Театр тарихында «Тиле яшьлек» 25 переаншлаг эшләгән бердәнбер спектакль булды. Аңа халык агылып йөрде.


— «Тиле яшьлек» берничә ел элек янә сәхнәгә чыкты. Бүгенге Зөлкарнәй ошыймы соң?

— Ул спектакльне дә, артистларын да хурлыйсым килми. Бүген заманы да икенче, тормыш ритмы да үзгәрде. Әмма мин аны мактый да алмыйм. Үзең рәхәтләнеп чыгып уйнап җырламагач, ясалма трюклар белән генә тамашачыны җәлеп итеп булмый. Үзе кичереп, йөрәге аша үткәреп уйнамагач... Бүгенге Зөлкарнәйдә «йөрәк» юк.


— Яшьләргә карашыгыз кискен сезнең...

— Бүгенге яшьләр өчен шулай уйнау отышыдыр бәлки. Алар вакыт-вакыт торып кычкыралар, сызгыралар. Әмма бу ясалма ажиатаж тудыру гына. Ул балалар әсәрне эченнән анализлап, хисләрен белдерәмени? Юк. Ул кычкырулар нибары тәрбиясезлекнең бер билгесе генә.


Бүгенге көндә алигархлар, эшкуарлар, алар белән берррәттән бомжлар балаларын тәрбияләми. Соңгылары чын мәгънәсендә тәрбияләми инде. Ә тегеләре «Светское воспитание» бирәбез дигән булып, әллә нинди бакчаларга йөртәләр, аерым мәктәпләргә бирәләр. Тик анда бала түгел, акча укый. Өйләрендә дә үз баласын тәрбияләү белән шөгыльләнми алар. Махсус белемле кеше яллыйлар.


Әмма балага бар күңелеңне биреп тәрбияләгәндә, чынлап аларның яхшы кеше булуы өчен тырышканда гына безнең киләчәгебез матур булачак.


— Фидан абый, Сез шундый акыллы сүзләр сөйлисез. Укытырга барасыгыз килмиме?

— Мин укытмасам да, яшьләр белән даими аралашып торам. Төрле очрашуларга, кичәләргә гел чакыралар. Һәм беләсезме, яшьләр белән сөйләшеп утырганда, мин бер күренешкә тап булам. Алар башта мин әйткәннәр белән килешмиләр, эчтән каршы тору бара. Ләкин кичә ахырына барысы да булмаса да, күбесе минем фикердәшкә әйләнә.


Без барыбыз да туганда саф һәм чиста булабыз. Тормыш кына безне икенче төрлегә үзгәртә. Әмма теге сафлык кайдадыр күңелдә, тирәндә ятып кала. Җыр, моң, табигать, шигърият — мин аларның барысын да шул сафлыкка кертәм. Бүгенге яшьләрдә ул чак кына тоныкланган төсле. Безнең буыннан бәрелеше дә шуңа бәйле. Әмма килер бер вакыт, мин әйткән әйберләр яшьләр күңелендә барыбер калкып чыгар. Алар чынлап уйнаган артистларны, моңлы җырларны барыбер яратачак.


— Димәк, бүген сәхнәләрне тутырган моңсыз җырчылар да моңлыга әйләнәчәк?

— Бүгенге яшь җырчылар мине шулакадәр аптырата. Аларның үз йөзе, үз стиле юк. Алар барысы да бертөрле. Кулында аппаратура булган һәр кеше җыр яздыра да тизрәк сәхнәгә чыга.


Мин үземне карт дип исәпләмим, мин урта буын вәкиле. Компьютерларны, заманча техниканы беләм, яңалыкларын кабул итәм, күп нәрсәгә карашым яшьләрчә. Әмма сәнгатькә килгәндә алар белән килешмим. Абдулла Солтанов дигән җырчы бар иде. Менә ул берсенә дә охшамаган иде бит. Аны берәү дә кабатлый алмый иде. Чөнки аның үзенең стиле бар. Мин дә үземнең стилемне булдырырга тырыштым. «Галия» спектаклендә Заһир җырын мин үземчә генә башкарып, гомум җыр башкару стилен үзгәрттем. Тәнкыйтьчеләр дә, җыр укытучылары да, халык та яратты аны.


Ә яшь җырчыларны яшьләр үзләре дә танып бетерә алмый бүген. Укып кына җырлап булмый шул.


— Фидан абый, бүген актерлыкны ташлап, эстрадага китүчеләр турында ни уйлыйсыз?

— Әгәр ул чынлап драма артисты икән, нигә ташларга? Театрда җыр белән дә күренә ала бит ул.


Образ тудыру аңлатып бетерә алмас процесс. Үзенчә бер дөнья. Өч ай дәвамында без, артистлар, бер-беребезгә рольне анализларга булышабыз. Урысча әйткәндә «липить» итәбез. Миңа Ромеоны уйнарга кирәк иде. Ә тамашачы каршына чыкканчы, мин аның нинди тәрбия алганын, ничек атлап йөргәнен, ничек ашаганын, кашыкны ничек тотканын өйрәндем. Алар безнең кебек түгел, алар башкача булган. Алар башка төрле яраткан, башкача гашыйк булган. Деталь артыннан детальне өсти-өсти, шул вакытның Ромеосын үземә сеңдердем. Әнә шулай сеңдергәннән соң, «перевоплощение» китә. Артист организмы аша теге чорның Ромеосы сәхнәгә чыга. Уйный-уный шуны югалтмаска гына кирәк.


Ә театрдан эстрадага китүгә килгәндә, минем үземнең театрым бар. «Фидан Гафаровның музыкаль театры» дип атала ул. Америкага хас театр-бродвей оештырып, бүгеннән үзаллы иҗат итеп була. Ләкин ул вакытлыча, ә театр мәңгелек.


Аннары эстрада — ул шоу, бизнес. Анда ирексездән ясалма ажиатаж эшләү ысулларын куллана башлыйсың. Ульянов, Тихонов кебек артистлар үзләре хакында гайбәтләр тараттымы? Юк, алар бары тик кинода, театрда уйнаган рольләре аша үсте. Ә Пугачева үзе хакында үзе күпме ясалма сүз чыгара. Аның турында сөйләүдән туктауларыннан, онытылудан курка. Ләкин ул сәнгать түгел инде.


— Чын-чынлап тормышын сәнгатькә хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак театрның киләчәге хакында да уйланасыздыр. Үзегезнең арттан киләрлек яшь артисларны күрәсезме? Бармы алар бүген?

— Әйе, бар. Минем малай, мәсәлән. Мактанып әйтүем түгел. Ләкин аның чыннан да потенциал мөмкинлекләре зур. Сәхнәдә акыл кирәк. Безнең яшь артистлар арасында акыллылар күп. Әмма аларны күрсәтер өчен режиссер кирәк.


Бүгенге көндә көчле драма әсәре юк, диләр. Килешмим, алары да бар. Режиссерлар юк. Бүгенге театрлар «сам себе режиссер»ны хәтерләтә. Әгәр мин режиссерга ышанмыйм икән, аның позициясен кабул итмим икән, гафу итегез, мин аның артыннан иярә алмыйм.


— Әсәрләр көчле дисез дә ул, алар буш бит, аларның тәрбияви әһәмияте юк...

— Шулай диләр ул. Чыннан да Совет заманындагы идеология дә, аның әсәрләрдә барлыгын-юклыгын тикшерүче цензура да юк бүген. Тик элеккеге идеологик спектакльләрне сәхнәгә чыгарып кына, бүгенге балаларны тәрбияләп булмый. Шуңа күрә тәрбәяләүдә театр көчле корал түгел. Аның өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә махсус дәресләр укыталар. Шул ук вакытта театрның гореф-гадәтләргә, телгә караган тәрбияви әһәмияте бетми. Ул бетмәячәк тә.


— Улыгыз Азаматка театр юлын сайларга Сез киңәш иттегезме?

— Мин гастрольләргә чыгып киткән идем. Кайткач, әнисе шыпырт кына: «Ул институтка укырга кергән бугай», — диде. Өйдә җырламагач, уйнаганын күргән булмагач, артист була алыр микән ул дип уйлап куйган идем. Кайсы бүлектә укыганын да дус егетеннән генә белдем.


Бала ата-ана өчен һәрвакыт кадерле. Ул якланмаган, нәзбрек кебек тоела. Һәм мин аны һәрвакыт якларга әзер. Мин аңа матди яктан да, рухи яктан да ярдәм итәчәкмен. Әгәр ул хаклы булса... Ә, киресенчә икән, аңлатырга тырышачакмын. Ә менә арттан этеш, үткәреш безнең гаиләдә юк.


— Сез күренекле, билгеле, популяр шәхес. Күпләрнең идеалы. Гомер буе шул популярлык йөген күтәреп бару авыр булмадымы?

— Һәр эштә популяр кеше була. Журналистлар, табиблар арасында да популяр кешеләр була. Кем аерым җәмгыятьтә популяр, кем Сахаров кебек дөнья күләмендә популяр. Ә мин үзенең матурлыгы булган мөселман дөньясында үземне популяр дип хис итәм. Санамыйм, ә хис итәм. Болар икесе ике нәрсә. Әйе, мине таныйлар. Ләкин моны тормыш ничек бар, шулай итеп кабул иткән кебек кенә кабул итәргә кирәк. Игътибар бирмәскә. Популярлык белән «спекулировать» итәргә ярамый. Мин базарга барсам, ярты базар артымнан йөри. «Миннән ал, миннән ал», «бушка ал, яңадан бирерсең акчасын» диючеләр күп. Мин матур гына елмаеп, кире кагам. Артык игътибар итә башласаң, популярлык яхшылыкка илтмәячәк.


Табыннарга чакыралар, « монысын тавышың өчен», «монысын моңың өчен» дип кыстыйлар. Һәммәсен эчә башласаң... Күпләр шулай безнең җәмгыять кешесе булудан туктый. Аларда дегродация башлана.


Популярлыкның тагын бер ягы бар аның. Андыйлар хакында күп сөйләргә яраталар. Минем хакта да ниләр генә сөйләмәделәр. Шундый итеп сөйләп җибәрәләр иде, кайчак үзем дә ышана башлый идем. Менә анысын вакытында чикләргә кирәк.


Ә гомумән, сәнгатькә, халкыңа хыянәт итмәсәң, популярлыгыңны уйлап ялгышмасаң, халык сине тагын да ярата, хөрмәт итә.


— Ә популяр ир белән яшәве Фәридә ханымга авыр булмады микән? Бигрәк тә «яшь чак, дәртле чак»ларда аңа да төрле сүзләр барып җиткәндер. Артистларга гаиләләрен саклау җиңел түгел бугай. Сез ничек сакладыгыз аны?

— Яшь чакта чыннан да башка төрле уйлар керә. Чибәр-чибәр кызлар чәчәк гөлләмәләре тотып килә, автографлар сорый. Әмма кыен булса да, вакытында аны да рәнжетми, кимсетми генә үтеп китә белергә кирәк. Артист тормышының күп өлеше гострольләрдә үтә. Айлар буе кайтмый торган чаклар булды. Фәридәм, җәберләмәде, дусларына чыгып сөйләмәде, арага кеше сүзләре үткәрмәде. Шуңа да мин аңа чиксез рәхмәтлемен.


— Фидан абый, Сез бәхетлеме?

— Бәхетле. Мин бүген шулкадәр бәхетле. Гаиләм белән: тормыш иптәшем Фәридә, улым Азамат, киленем Алсу, оныгым Нәргизә, улым Айбулат, оныгым Таһир белән бәхетлемен. Мин кешегә начарлык эшләмим, урлашмыйм, төннәрен кайда качарга микән дип баш ватмыйм. Мин тынычлап йокларга ятам, рәхәтләнеп уянам. Иртән торып Фәридә белән капма-каршы утырып чәй эчәбез. Дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Шул түгел мени инде ул бәхет?




Читайте нас: