Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 октябрь 2019, 12:58

Заворотнюның каберендә дежурда утыра башлаганнар

Шоу-бизнес кырыс дөнья. Мин соңгы арада актриса Анастасия Заворотнюк турындагы яңалыкларны укыйм да шаккатам.

Менә соңгы яңалык: Мәскәү өлкәсенең Анкудин зираты җитәкчеләре Заворотнюкның туганнарының каберлегендә сакны көчәйтергә мәҗбүр булганнар, чөнки анда сенсация көтеп утыручылар күбәйгән ди.
Настя мәрхүм була-калса, алар моны беренчеләрдән булып белергә тырыша икән. Сентябрь азагында НТВ каналында “Звезды сошлись” тапшыруында зиратта Заворотнюкның әтисенең кабере янында бер урынны резервка калдырулары турында күрсәткән булганнар.
Актрисаның башында яманшешнең соңгы стадиясен тапканнар дип язалар, әмма бу хәбәрне берсе дә расламый да, кире дә какмый. Анастасиянең балалары да, әнисе дә, тормыш иптәше дә дәшмәүне хуп күрә.
Читайте нас: