Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 октябрь 2019, 12:59

Яна Рудковская хәер эстәп йөри башлаган

Җырчы Дима Билан продюсерын хәерчелеккә төшергән.

Җырчы Дима Билан продюсерын хәерчелеккә төшергән.
Популяр җырчы Дима Биланның Самара шәһәрендге концертына ләх исереп чыгуы турында язган идек инде. Билан азактан тамашачылардан гафу үтенде һәм гримеркада дуслары белән коньякны артык эчеп ташлаганмын, дип акланды. Ул Самарада бушка бер концерт куярга һәм балаларга уен мәйданчыгы эшләргә вәгъдә итте.
Биланның продюсеры Яна Рудковскаяга бу вәгъдәләр 7 млн. сумга төшкән. Билан әйткән сүзендә торды, бөтен вәгъдәсен дә үтәде. Әмма Рудковскаяның бу кесәсенә артык суккан күрәсең, ул семинарларда лекцияләр сөйләп акча эшләп йөри башлаган. Шоу-бизнеста аның мондый адымын “түбән сортлы” дип атаганнар. Үзен хөрмәт иткән кеше мондый бизнес белән шөгыльләнми диләр. Соңгы арада Рудковскаяның киенеп йөрү стилендә дә үзгәрешләр бар икән. Аңа акча җитмәве күренеп тора, дип тел шартлаталар коллегалары.
Читайте нас: