Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
9 октябрь 2019, 15:56

Җәвит Шакиров көз көне дә җиләк ашый

Әйе, дуслар. Бу хакта ул үзенең Инстаграмына видео төшереп элгән.

"Хәерле көннәр, дуслар! Менә бүген 8 октябрь, ә Җәвит Шакиров җиләк җыярга килгән бакчасына. Карагыз әле, нинди җиләкләр пешеп утыра без гастрольдән кайтканны көтеп! Күпме җыйдым (чиләген күрсәтә. - Авт.), күпме җыясым бар әле. Моннан да тәмле ризык юк, җәмәгать! Утыртыгыз, рәхәтен күреп, натураль ризык ашагыз, үзең үстергән файдалы һәм кадерле була. Без шулай витамин гына ашыйбыз, Аллага шөкер!" - ди артист.

Тик менә комментарийларда аристның шатлыгын уртаклашучы аз. "Мелочь бит, йолкып атыгыз, җиләкне утарга кирәк, куерып беткән, каралмаган. Миндә 8 енә менә дигән эре, шикарный җиләкләр пеште", - дип яза бер кулланучы. Берсе исә: "Безнең дә җиләк шау чәчәктә, җиләкләре эре. Кичә оныкка ашаттык", - дип яза.
Читайте нас: