Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
9 октябрь 2019, 11:30

Путин 100 долларны алмаган!

"Любэ" төркеме лидеры Николай Расторгуев ил президентына акча бирмәкче булган.

"Любэ" төркеме лидеры Николай Расторгуев ил президентына акча бирмәкче булган.

Николай Расторгуев ил башлыгының көләмәчләрне күп белүен ассызыклый. Моны ул җитәкченең үзеннән ишеткән анекдотлардан чыгып әйтә. Һәм аның җитди чараларда да шаяру катыш сөйләп җибәрә белүенә аптырый.

Николай Расторгуев: "Анда юмор хисе фантастик күләмдә. Ул һәрвакыт урынын китереп кенә шаяртып куя белә, җитмәсә, бик җитди очрашуларда да моны оста эшли. Нык шаярта! Миндә дә юмор хисе бар барлыкка”.

Әйткәндәй, бу төркем башкаруындагы җырлар В. Путинга яхшы таныш һәм җырчыда президент шәхсән бүләк иткән кортик бар икән.

Николай Расторгуев: "Кортикны минем 50 яшемә Владимир Путин бүләк итте. Без Кремльдә кайсыдыр гала-концертта чыгыш ясаган идек. Мин кайтырга җыенып, гримеркада киемнәрне алыштырган идем инде. Минем яныма ФСО офицеры килде һәм залга чакырулары турында әйтте. Мин киттем.


Халык сынамышларында салкын корал бирсәләр, ачуланышмас өчен акча яки башка затлы әйбер бирергә кирәк, диләр. Биш тиенме ул, бер суммы... Тик ул вакытта Расторгуевның кесәсендә чит ил акчасы гына була. 100 долларны алып ул В.Путинга суза.

Николай Расторгуев: “Мин шундый шаярту дип акчаны сузам. Ул “бик яхшы”, дип аңлавын белдерде. В.Путин хәлне уен итеп кабул итте һәм дөрес бәяләмә бирде, әмма акчаны алмады. Аның, миңа калса, үзәге, үзенә карата ышанычы бар. Зур ихтыяр көче бар. Һәм ул үзгәрми. Әлбәттә, соклангыч мөмкинлекләре, яхшы хәтере, илне тоемлавы, илебез өчен горурлык хисе бар - болар бик яхшы сыйфатлар”.
Читайте нас: