Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
8 октябрь 2019, 18:46

Заворотнюкны чыгарганнар

Бүген “ Комсомольская правда “гәзите актрисаның якыннары хастахәнәдән чыгарылуына карата үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр дип язды.

Бүген “ Комсомольская правда “гәзите актрисаның якыннары хастахәнәдән чыгарылуына карата үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр дип язды.


Артистканың бер дусты Заворотнюкның сәламәтлеге торышы турында сөйләүдән баш тартса да, “Больницадан чыгу - ул әле яхшы яңалыклар бар дигән сүз түгел “дип әйткән. Директоры Марина Потапова сорау бирүчеләргә “Хәерле көн. Рәхмәт сезгә “ дип әйтү белән генә чикләнгән. “Комсомольская правда “ гәзитенең үз чыганагы актриса 5 октябрьдә өенә кайтты дип белдергән.”Аны шимбә чыгарырга тиешләр иде, ләкин мөмкин кадәр әзрәк игътибар җәлеп итәр өчен дүшәмбе чыгардылар”,- дип өстәгән.


8 октябрьгә кадәр Анастасиянең Европа медицина үзәгеннән чыгарылуы, ОМС буенча медицина ярдәме күрсәтелүенең ябылуы һәм стационарда дәвалау тәмамлануы турында билгеле иде. Ул башка урында дәваланачак дип белдерделәр.


48 яшьлек Заворотнюк баш мие яман шеше диагнозы белән 13 сенттябрьдә хастаханәгә эләккән иде.

Читайте нас: