Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
8 октябрь 2019, 14:16

Анжеликага – 80 яшь!

Янып торган чибәр актриса үз гомерендә, җәмгысе, 55 картинада уйнаган. Ә иң зур танылу аңа 1964 елда Бернар Бордериның Анжелика турында төшерелгән матур картинасы чыккач килә.

Билгеле актриса бүген ни белән мәшгуль?

Жослин Ивонн Рене Мерсье, ягъни киң билгеле чибәркәй Анжелика ролен уйнап, дөньяви танылу алган актрисага быел 80 яшь тулды. Нинди ул бүген?


Янып торган чибәр актриса үз гомерендә, җәмгысе, 55 картинада уйнаган. Ә иң зур танылу аңа 1964 елда Бернар Бордериның Анжелика турында төшерелгән матур картинасы чыккач килә.


Актриса 1939 елның гыйнвар башында туа. Әтисе – италияле, әнисе француз хатыны. Жослинның Мишель исемле апасы да булган, тик ул үсмер чагында тифтан вафат була. Гаиләдә икенчегә бәби туасы булгач, ир бала көткәннәр. “Шуңа күрәдер, күбрәк наз апага тия иде”, -дип яза актриса.

Жослин кечкенәдән үк биергә ярата. 18 яшендә булачак кино йолдызы үзе яшәгән Ницца шәһәренең опера театрында балет солисткасы ролендә бии. Парижга килгәч ул Чарлин Чаплин белән таныша. Билгеле актер аңа чит телләрне өйрәнергә һәм арытаба үзен кино сәнгатендә сынап карарга киңәш итә.

Серж һәм Анна Голонның «Анжелика» китабы буенча төп героиняны эзләгән Бернар Бордери Жослинга рольне ышанып тапшыра. Фильм бик уңышлы килеп чыга.

Шәхси тормышында актриса бик үк бәхетле булып чыкмый. Ул рәсми рәвештә Андре Смагги (сценарист ярдәмчесе) һәм Клод Бурило (гонщик) белән никахта тора. Кызганычка каршы, шундый чибәр ханымның баласы булмаган.

Мишель Мерсье бүген сиксәндә булса да үзен бик яхшы хис итә. Ул тышкы кыяфәтенә, сәламәтлегенә нык игътибарлы.

Анжелика дип без таныган Жослин Ивонн Рене Мерсье Канн янында шәхси йортында яши. Китап яза. Инде кинода төшәргә һәм икенчел рольләрдә уйнарга теләге бик юк икән. Мишель Мерсье уйнаган соңгы кино 2013 елда чыккан.
Читайте нас: