Бүгенге көндә актрисаның хәле турында беркем дә рәсми комментария бирми. Матбугат чараларында имеш-мимешләр белән генә хәбәрләр пәйда булып тора. Имеш, Заворотнюк яткан хастаханә хезмәткәре аның 6 октябрьдә якты дөнья белән хушлашуын хәбәр иткән. Әмма актрисаның якыннары бу хәбәрне кире кага.