Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
5 октябрь 2019, 14:27

Армен Джигарханян 15 яшькә яшәргән

3 октябрьдә актер Армен Джигарханян 84 яшен билгеләп үтте. Ул үзен бик яхшы хис итә, ди.

3 октябрьдә актер Армен Джигарханян 84 яшен билгеләп үтте. Ул үзен бик яхшы хис итә, ди.


Август азагында хастаханәдән чыккач, ул карап торуга 10-15 яшькә яшәреп киткән хәтта. Бу турыда аның үги малае Степан Джигарханян хәбәр иткән.

Барсына да Степанның әнисе сәбәпче икән – Армен бабай икенче хатыны Татьяна Сергеевна Власова белән яши башлаган.

Актерның тышкы кыяфәте дә бик матур, тәрбияле күренә. Алар икәү Арбат тыкрыклары буйлап саф һавада йөриләр, даруларын вакытында эчеп бара, режмны саклый, дип яза улы. Власова белән ул 2015 елда аерылышкан булган. Аннан соң пианистка Виталина Романова-Цымбалюкка өйләнде. 2016 елның февралендә гөрләтеп туй ясадылар. 2017 елның октябрь аенда актер үзенең театрының директоры булган Виталинаны мошенниклык кылуда гаепли башлады. Ноябрь аенда рәсми рәвештә аерылыштылар.
Читайте нас: