Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 октябрь 2019, 18:27

Малахов кыргыз телендә нәрсә дигән?

Телетапшырулар алып баручы Андрей Малахов “Русия” каналында “Туры эфир” тапшыруында кыргыз телендә мөрәҗәгать иткән.

Телетапшырулар алып баручы Андрей Малахов “Русия” каналында “Туры эфир” тапшыруында кыргыз телендә мөрәҗәгать иткән.

Күптән түгел ул үзенең тапшыруында миллиардер Александр Маруговның һәлак булган улы турында берничә сүз әйткән булган. Аның сүзләрен Кыргызстанда дөрес аңламаганнар, дигән фикердә ул. Малахов миллиардерның улы Кыргызстаннан килгән Исламбек Акбаров гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә якты дөнья белән хушлашкан, дип фаразлаган булган. Кыргызстан социаль челтәрләрендә бу шау-шу тудырган. Алар Малаховтан гафу үтенүне таләп итә башлаган. Эш хәтта чит ил эшләре министрлыгына барып җиткән.

“Кыргыз халкының: “Тыңлый бел һәм сине ишетерләр” дигән мәкале бар. Бүген мине Кыргызстанда ишетәләрдер дип уйлыйм. “Туры эфир” тапшыруының бөтен редакциясе исеменнән гафу үтенәм. Без тамашачыбызның кайсы илдә яшәвенә, нинди милләттән булуына карамастан барсын да хөрмәт итәбез. Кечирип коюнуздар!” - дигән Малахов.


Юл-транспорт һәлакәте Мәскәүдә июль аенда булган иде. Миллиардер Александр Маруговның 25 яшьлек улы мотоциклда Кыргызстан гражданины Акбаров утырган таксига барып бәрелә. Авариядә Акбаровны гаепле дип тапканнар.

Читайте нас: