Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 октябрь 2019, 14:26

Җырчы Чәчкә ни өчен ябыкмавын аңлаткан

Җырчы Чәчкә инстаграмда Мактау тактасы проектында катнашкан. Ул анда үзенә язылган бик күп күңелле булмаган, туры сорауларга җавап бирергә мәҗбүр булган.

Җырчы Чәчкә инстаграмда Мактау тактасы проектында катнашкан. Ул анда үзенә язылган бик күп күңелле булмаган, туры сорауларга җавап бирергә мәҗбүр булган.


Чәчкәгә ике сорау бирелгән. Икесе дә фигурасына бәйле. Берсе Чәчкәне хәтта сыер дип атаган.


"Чәчкә бераз ишелгән, ябыгырга кирәк", - дигәнгә Чәчкәнең җавабы мондый:


- Рәхмәт, мин сезнең белән килешәм.


"Шундый матур идең, сиңа ни булды. Коровушка", - дигәне Чәчкәне бераз кыен хәлдә калдырды.


- Коровушка бу сыер дигән сүз инде, әйеме? Дуслар, чынлыкта мин заманында бик нык тазарган идем, бу минем бала тапкан вакытларымда иде. Хәзер мин үземне кулда тотарга тырышам. Чынлыкта миңа үземнең нык ябык булуым ошамый, мин үземне һәр иремне канәгатьләндерәм, - дип җаваплады ул.


Бу җавапларын Чәчкә инстаграмга элгән һәм постына: "Мин шул кадәрле формасыз мени соң? Формаларым "кычкырып" тора бит инде, тагын ни җитми?" дип тә өстәгән.
Читайте нас: