Җырчы алтын белән чигелгән скелет төшкән спорт костюмы кигән. Журналистның бу кием турында соравына: “Хәзер бөтен җырчы үз лейблын булдыра бит. Грейның да, Тямайның да, Ришатның да үз лейблы бар. Миннән гел “скелет” дип көләләр иде, менә мин дә үз лейблымны булдырдым. Бу костюмны шуңа кидем”, - дип җавап бирә Рифат Зарипов.