Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 октябрь 2019, 17:43

Анастасия Заворотнюкның соңгы фотолары

Берәүләр сокланып туймаслык чибәр актрисага ихластан сәламәтлек теләгәндә, икенчеләр форсаттан файдаланып калырга ашыга.

Берәүләр сокланып туймаслык чибәр актрисага ихластан сәламәтлек теләгәндә, икенчеләр форсаттан файдаланып калырга ашыга.

Анастасия яткан клиникада эшләп, шушы көннәрдә аннан киткән хезмәткәр журналистларга актрисаның яңа фотоларын һәм видеоларын сатарга әзер.


Исемен яшергән ханым үзендә җәмәгатьчелекне кызыксындырырлык кадрлар барлыгын хәбәр иткән.


“Миндә Заворотнюкның дәваханәдә чакта (15нән алып 25 сентябрьгә кадәр) шәхсән үзем төшергән 17 фотосы бар. Кичәдән алып ул медучреждениедә эшләмим. Шуңа күрә бөтен язмаларны да сатарга әзермен”, – дигән ул. Фотолардан тыш, берсе 58 секунд, тагын икесе 32шәр секунд дәвам иткән видео да тәкъдим иткән.
Читайте нас: