Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
30 сентябрь 2019, 19:12

“Тфү!” диясе килә!

Башкалардан калышмыйм дип инстаграмда теркәлгән булган идем. Тик керергә куркам мин анда...

Башкалардан калышмыйм дип инстаграмда теркәлгән булган идем. Тик керергә куркам мин анда...

Артист халкына булган хөрмәтем болай да ай үләсен, көн үлә бит. Тик сәхнә йолдызларының әдәпсезлегеннән алай гына котылып буламы соң инде?..

Күптән түгел “Артистлар.ру” сайтында Ләйсән Мәхмүтованың композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин концертында чыгыш ясаганнан соң иҗат кичәсеннән фотолар белән уртаклашуы турында хәбәр урнаштырылды.


“Җырчы Марат Мухинның “Мин сине яратам” дигән җырына искиткеч “фанера” ясавын язган. Ләкин инстаграмда утыручыларны бу түгел, ә бәлки Ләйсән Мәхмүтованың күкрәгенә текәлеп карап торучы Фирдүс Тямаев ныграк кызыксындырган” диелә хәбәрдә. Әйтерсең, ул фотоны җырчы башка ният белән куйган да әйтерсең, Тямаев фотога төшкәндә очраклы гына анда караган!

“Артист” белән “оят” һәм “әдәп” сүзе күптән синоним түгел. Озакламый антонимга ук әйләнерләр инде...
Читайте нас: