Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
29 сентябрь 2019, 03:34

Җырчы Эльмира Сөләймановага нәрсә булган?

“Җәлил, Азнакай, Урыссу... Рәхмәт аңлаган өчен. Бер Аллам исәнлектән аермасын берегезне дә”, - дип яза Эльмира Сөләйманова.

Җырчы Эльмира Сөләйманова Татарстан районнары буйлап гастрольләрен башлап җибәргән иде.


Тик бу көннәрдә үзенең Инстаграм битендә ул берничә концертын кичектерүе турында әйтә. Сәбәбе — җырчының сәламәтлеге какшау, җырчының тавышы беткән.


“Җәлил, Азнакай, Урыссу... Рәхмәт аңлаган өчен. Бер Аллам исәнлектән аермасын берегезне дә”, - дип яза Эльмира Сөләйманова.

Пост астында “Тизрәк терелеп сәхнәгә чыгарга язсын. Бар тавыш һәм моң ул беркая да югалмый. Хәзер җайланып китәр”. “Эльмира, без сезне бик яратабыз, терелегез” һәм башка шундыйрак комментарийлар тезелеп киткән.


Җырчыга без дә тизрәк савыгып, тамашачыны моңлы тавышы белән куандыруын телибез.

Читайте нас: