Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин Инстаграмына «Аллаһ саклады! Ходай бар» дигән видеоязма урнаштырды. Җырчы бәхетсезлеккә тарыган.
«Чак әйләнмәдек туры юлда. Бавлыга килгәндә баткакта чокырга шуып тошеп китэ яздым!» – дип яза Ришат бу хакта. Сазлыктан чыгарга аңа КамАЗ йөртүчесе булыша. «Бу баткакта машина чокырга авышып чак калдык, рисковать итеп тормадым, КамАЗ белән сөйрәп алдык! Рәхмәт бу КамАЗ шофёрына һәм трос биргән егетләргә. АЛЛА САКЛАДЫ, төшеп китмәдек. Рәхмәт ХОДАЙГА», – дип рәхмәт сүзе белдерә ул.
Шулай, юл газабы – гүр газабы дип бер дә юкка әйтмәгән шул борынгылар. Артистның тормышы юллар белән бик тыгыз бәйләнгән. Җырчыга арытаба исән-имин, авариясез юллар теләп калабыз.