Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
24 сентябрь 2019, 22:15

Рөстәм Нәбиев гаиләсе икенчегә кемне көтүе билгеле

Рөстәм Нәбиевнең шатлыгы эченә сыймый, бар дөньяга кычкырырга әзер дип язган идек.

Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе те­ләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә бе­лән кайткан һәм тормышка чытырдап ябы­шып, тырышлыгы нәти­җәсендә язмышын үзгәртә алуы бе­лән бөтен илгә танылган шә­хес. Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак тормыш юлыннан атлыйлар.


Кызлары Сафия үсеп килә. Күптән түгел аларның икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүе билгеле булды. "Өмет" гәзите сайтында Рөстәм Нәбиевнең шатлыгы эченә сыймый, бар дөньяга кычкырырга әзер дип язган идек. Ул вакытта сабыйның кем булачагын үзләре дә белми иде.


Ниһаять, Рөстәм белән Индираның аккаунтларына язылган меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле булды. Рөстәм бу уңайдан видео белән уртаклашан. Аннан аңлашылганча, гаилә икенчегә кыз бала көтә. - Сабыйның кем булачагын белер алдыннан, без һәм барлык кунаклар белән аңа видеомөрәҗәгать юлладык. Ул бик ихлас һәм дулкынландыргыч килеп чыкты, - ди Рөстәм.

Читайте нас: