Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
23 сентябрь 2019, 23:10

Гөлназ Асаевага якын кешесе хыянәт иткән

Гөлназ Асаева Инстаграмында: "Сезгә хыянәт иткәннәре бармы? - дип сорый подписчикларыннан.

Гөлназ Асаева: "Сезгә хыянәт иткәннәре бармы? Машинада утырам, яңгыр ява, музыка тыңлыйм, ә эчемдә - бушлык. Берни дә кирәк түгел. Җаным авырта", - дип язган.


Алинә Сафиуллина аңа болай дип җавап биргән: "Хыянәт иттеләр... һәм итәчәкләр дә. Шул рәвешчә көчлерәк, ныграк буласың. Көчсез чагыңда сатсалар, авыррак. Синең әле яшь, көчле, чибәр чагың, яндырып яшә!", - дип язган һәм "Алар барысы да бөтенесе бертөрле", - дип өстәгән.


"Сезне Тинчурин театрында яшь кенә егет белән күргән идем. Гадәти егет кебек дип карадым. Борчылма, уза ул!" - дип язган тагын бер инстачы.


"И, тапкансың нәрсә белән башыңны ватарга".


"Минем дә шундый чагым. Хыянәт иттеләр. Бик авыр. Берни дә кирәкми. Барысы да тынычлан, көчлерәк буласың, бу тормыш диләр, әмма үзем белән берни дә эшли алмыйм".


"Минемчә, Инстаграм мондый халәтне уртаклаша торган урын түгел. Хыянәтне үзең генә кичерергә кирәк, читләрнең фикерләреннән һәм ялган кайгы уртаклашуларыннан башка".
"Әйе, без бөтенебез дә ирләр аркасында газап чигәбез. Безнең мәхәббәтебезгә бәя бирмиләр. Аларны алмаштырганнар кебек. Син әле яшь. Ул газап кичерсен, син түгел", дип язалар башкалар да.

Читайте нас: