Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2019, 19:57

Иреккә чыккан Кокорин...73 мең сумлык ашаган

Мәскәү уртасында сугышып, колониягә эләккән футболчы Александр Кокорин 17 сентябрьдә УДО буенча иреккә чыккан иде. Шул шатлыктан ул Мәскәү рестораннарының берсенә юлланган.

Мәскәү уртасында сугышып, колониягә эләккән футболчы Александр Кокорин 17 сентябрьдә УДО буенча иреккә чыккан иде. Шул шатлыктан ул Мәскәү рестораннарының берсенә юлланган.

Футболчы хатыны Дарья Вәлитова белән ресторанга гаилә дусларын – клипмейкер Павел Худяковның гаиләсен дә чакырган. Компаниягә бер утырып ашау 73 мең сумга төшкән. Барлыгы 9 кеше утырганнар.

Ресторан хуҗалары данлыклы кунакларга 20% ташлама да биргән. Югыйсә, ашау-эчүләре 100 мең сумга ук басасы булган.

Әйтүләренә караганда, кичке банкет Кутузов проспектындагы стейк-ресторанның вип-залында үткән. “Зенит” форварды спиртлы эчемлекләр алмаган. Стейклар, суши һәм лимонад белән сыйланганнар.

Дуслары белән тамак ялгап алганнан соң Кокориннар шопингка – бутиклар буйлап кием-салым карарга киткәннәр. Футболчыны таныган берәү әйтүенчә, бутиктан чыккач, спортчы шунда хәер сорашып торган үсмер кызга акча биреп тормаган.

Үз чиратында, Павел Мамаев да иреккә чыгуын билгеләп үткән. Бу көн аның туган көненә туры килгән, шуңа ул аны хатыны Алана белән үткәргән.
Читайте нас: