Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
17 сентябрь 2019, 16:43

Cобчакның оятсыз биюеннән соң кайтып киткәннәр

Ксения Собчак белән Константин Богомоловның туе турында кемнәр генә сөйләмәде һәм язмады! Бу икәүнең туе – соңгы айда иң күп сөйләнелә торган шау-шулы, әдәп кысаларына сыймый торган вакыйга.

Ксения Собчак белән Константин Богомоловның туе турында кемнәр генә сөйләмәде һәм язмады! Бу икәүнең туе – соңгы айда иң күп сөйләнелә торган шау-шулы, әдәп кысаларына сыймый торган вакыйга.

Ә сөйләр мизгелләр күп. Беренчедән, кәләш белән кияү ЗАГСка, лимузин урынына, мәрхүмнәр өчен тәгаенләнгән катафалкта килгән. Никахны теркәп беткәнче Собчак туй киемен өч тапкыр алыштырган.

Иң ямьсезе – Ксения туй банкетында сәхнәдә стриптиз элементлары белән эротик бию башкарган. Бию тәмамлану белән Богомоловның әти-әнисе, бу ямьсез күренешкә чыдый алмый, мәҗлестән тизрәк кайтып китү җаен караган. Собчак җырчы Ирина Аллегрованың “Войди в меня” хитын җырлый-җырлый биегән.

82 яшьлек Юрий Богомолов һәм аның хатыны Ольга Ульянова банкеттан соң кунакларга тәкъдим ителә торган тортны да көтеп тормаган. Өлкәннәрне аңларга була, алар – икенче буын вәкилләре. Юрий Богомолов – күп еллар “Советская культура”, “Советский экран”, “Искусство кино” басмаларында күзәтүче, профессиональ кинокритик.

Яшьләрнең эпатаж туен балерина Анастасия Волочкова да тәнкыйтьләгән. Ксения Собчак аны да бик ныкышып туена чакырган булган. Әмма Волочкова: “Мин мондый вакханалиядә катнашмыйм” дигән.

Мәҗлестә 300ләп кунак катнашкан. Бүләкләр дә саллы булган: иң очсыз бүләк – май кисә торган 24 мең сумлык пычак. Иң кыйбаты – 1,2 миллион сумлык пуфик. Собчак белән Богомолов Мәскәү уртасында иркен фатирда яшәячәк.
Читайте нас: