Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
16 сентябрь 2019, 18:38

Цекало нишләп ябыккан?

Кинәт ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?

Кинәт ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?

Билгеле шоумен Александр Цекалоның өр-яңа хатыны барлык чыгымнарны контрольдә тота ди. Ул хәтта ресторанда артып калган ризыкны да калдырмый, өенә алып китә, имеш. Цекалога килгәндә, ул яңа мәхәббәте янында үзе дә яшь һәм матур булырга теләп диетага утырган һәм сизелерлек ябыккан.


Ләкин кинәт ябыгуның тискәре яклары күп дип исәпли белгечләр һәм бу эшне планлы рәвештә башкарырга киңәш итә. Диета тоту нәрсәсе белән куркыныч соң?

• Кан басымы белән катлауланулар туарга мөмкин. Диетада утыручыларның һәркайсында диярлек игътибар кимү, хәлсезлек һәм йокы туймау күзәтелә.

• Гормональ фон бозыла. Бу аеруча хатын-кызларга кагыла, киләчәктә бала табарга исәпләүчеләргә бигрәк тә.

• Иммунитет төшә.

• Күпләрдә тире белән бәйле проблемалар башлана. Моның сере бик гади: диетада утыручы кеше организмына витаминнар һәм файдалы микроэлементлар керми диярлек.

• Ашказаны-эчәк тракты эше бозыла. Иң җанга тигәне шул: диета вакытында организмдагы май микъдаре тренировкалар вакытындагы кебек “янмый”, утырып кала. Аннан инде май гепатозы башлана һәм кан тамырларына төерләр утырырга мөмкин. Бу исә инфаркт куркынычын дистәләрчә тапкырга арттыра.

• Әгәр дә сез диетага утырырга телисез икән, башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Читайте нас: