Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
16 сентябрь 2019, 15:53

Инстаграмда флешмоб: татарның иң популяр артистлары "Эх!" та итмичә кызыл борыч ашый

Җырчы Фирдүс Тямаев борычлы флешмоб уйлап тапкан.

Җырчы Фирдүс Тямаев борычлы флешмоб уйлап тапкан. Инстаграмга элгән видеосында ул, күзен дә йоммыйча, бер кызыл борычны ашап бетерә. Ашаганда сөйләргә дә онытмый - борычны тешләгән саен бер фамилия әйтә: Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров. Бу коллегаларын да ул кызыл борыч ашарга өнди.

"Сөт эчегез тизрәк, янасыз!" - дип язалар Фирдүскә инстадашлары. Ә ул бер борыч белән генә туктарга җыенмый. "Алып килегез әле тагын берне" дип, сорап ала һәм анысын да ашый.


Фирдүстән эстафетаны Рифат Зарипов кабул итеп алган. "Фирдүс Тямаев, төнге унберенче яртыда барыбызны да борчып, борыч ашарга кушкан", - дип сөйли видеосында Рифат. Ул балконга чыгып бер зур болгар борычы ала. "Сине поддерживаю мин, брат. Син бәләкәйне ашыйсың, ә мин зурны ашыйм", ди ул. "Шундый рәхәт. Ачы, әмма түзәм!", дия-дия ашый.


"Рифат, хитриләнмэ, син бит баллыны ашыйсын, hаман да симеру ягында, ә Фирдүс яндыра торган борыч ашады, хәтта икене, хәзер арттан төтенләп ята ди", - дип төрттерәләр Рифатка инстадашлары.



Эстафетаны кабул итеп алган тагын берәү - Илсөя Бәдретдинова. Ул да баллы борыч төренә охшаган борычны ашап бетерә.


"Фирдүс, братым, мин мондый нәрсә белән һәркөнне чәй эчәм, тапкансың инде", - ди ул.


"Концертларыгызга зыян килмәсен, саклагыз үзегезне", - дип язган Илсөягә инстадашы.


Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин эстафетаны әлегә кабул итмәгәннәр. Курыкканнар микән?




Читайте нас: