Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
15 сентябрь 2019, 03:45

Фирдүс Тямаев концерт вакытында җыр сүзләрен оныткан

Фирдүс Тямаев Әлмәттә узган ачык һавадагы концерты вакытында җырның сүзләрен оныткан.

Фирдүс Тямаев Әлмәттә узган ачык һавадагы концерты вакытында җырның сүзләрен оныткан. Бу вакыйганың видеосын ул үзе инстаграмына куйган.


"Сүзләрен оныттым", - дип яза ул. Видео кадрларында җырчының сүзләрен онытып, кәгазьгә иелеп укыганы күренә. Аңа шыгрым тулы мәйдан дәррәү кул чаба.


Инстаграмда Фирдүснең язылучылры аңа комментарийлар яудыралар. "Үз тавышы белән җырлаучы кеше бераз гына сүзләрен онытса да ярый. Бик зур хөрмәт уята, фанерага сикерү түгел инде", "Барыбыз да кеше. Зато фонограмма түгел", "Сиңа сүзләрен онытсаң да килешә, Фирдүс. Чын батыр мишәр", - дип язалар.

Видеосы астына Фирдүс язылучыларына болай дип мөрәҗәгать иткән: "Дуслар, кайда көтәсез мине? Сезгә килеп, дер селкетеп, гомерегезне озынайта торган адреналин биреп китәм!”


Читайте нас: