Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 сентябрь 2019, 15:42

Руслан Байсаров – картәти?

Русиядә күбрәк Алла Пугачеваның икенче кияве буларак танылган эшкуар Руслан Байсаров хәзер кайда, ни эшләр бетерә икән дип кызыксынучылар күп...

Русиядә күбрәк Алла Пугачеваның икенче кияве буларак танылган эшкуар Руслан Байсаров хәзер кайда, ни эшләр бетерә икән дип кызыксынучылар күп...


Руслан 1968 елда Грозный шәһәре янындагы бер авылда туа, хәрби хезмәттә була, аннан нефть институтын тәмамлый. Тәүге бизнесын 1990 елларда, компьютерлар безнең илдә әле күренә генә башлаган вакытта, техника сатудан башлый. Актер һәм режиссер Федор Бондарчук белән дуслаша, алар бизнеста партнерлар була. Соңрак Байсаров төзелеш һәм нефть бизнесына китә.


Беренче хатыны – модель Татьяна Ковтуннан кызлары Камила дөньяга килә. 4 елдан алар аерылышалар, 1997 елда Руслан Кристина Орбакайтега өйләнә һәм уллары Дени туа. 2003тә гаилә таркала. Модель Алина Цевинага өйләнгәннән соң уллары Илман туа. 2005 елда Юлия исемле кыз да Байсаровка кыз тудыра, аңа Дали дип исем бирәләр.


2009 елда Руслан туган авылына кайтып Мәдинә дигән кызны ала. Яшь хатыны 2 ул тудыра. Шулай итеп, Байсаровның бүген 6 баласы барлыгы билгеле. Тәүге кызы Камила икенче никахта бәби тудырган, димәк, Байсаров – картәти дә.
Читайте нас: