Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 сентябрь 2019, 18:20

Хәбиб Нурмөхәмәтовның яраткан ризыгы

Көрәшче Хәбиб Нурмөхәмәтовның яраткан ризыгы нинди?

Көрәшче Хәбиб Нурмөхәмәтовның яраткан ризыгы нинди?


Күпләр моны белми дә, чөнки аның әлегә кадәр бу хакта ачык кына итеп әйткәне булмады. Кайсыбер интервьюларда “шашлык” ди, кайвакыт “ит” дип кенә куя.


Күптән түгел “Allboxing” порталына биргән бер интервьюсында, ниһаять, көрәшче үзенең авар хинкалисын яратуы турында әйтте.


- Мин ашауда талымсыз, - дигән ул. – Иң мөһиме – ризыкны эссе килеш китерсеннәр. Ә болай яраткан ризыкларымнан авар хинкалисын атар идем. Сарымсагын күбрәк салсалар, бигрәк тә яхшы. Көрәш алдыннан хинкали ашарга ярамый – допинглы санала (көлә). Ул USADA тарафыннан тыелган. Тавык ашарга ярый. Ә көрәштән соң инде хинкалины күңел булганчы “бөкләргә” мөмкин.


Хинкали – катлаулы ризык. Кыскача итеп әйткәндә, ул – майлы иттән шулпа, шунда ук кисәкле ит, сарымсаклы соус һәм камырдан эшләнгән “пышка”лар. Соңгылары кефирга басылган камырдан әзерләнә.
Читайте нас: