Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
11 сентябрь 2019, 16:26

44 размерлы аяк киемен киюче йолдызлар. Кемнәр алар?

Балачактан безгә кызлар зифа буйлы, җыйнак гәүдәле, гәлсәр туфлиле Золушка кебек булырга тиеш дип үстерделәр.

Балачактан безгә кызлар зифа буйлы, җыйнак гәүдәле, гәлсәр туфлиле Золушка кебек булырга тиеш дип үстерделәр.


Шулаен шулайдыр да ул. Әгәр гәүдә төзелешен дөрес тукланып, спорт белән шөгыльләнеп үзгәртергә, чәчләрне мода буенча кистереп булса, аяк размерын берничек тә үзгәртеп булмый. Анысын табигать биргән.


Күпләр данлыклы кешеләрнең аяк размеры бик җыйнак – 36, 37, күп дигәндә 38ле дип уйлый. Бу алай түгел. Дөнья күләмендә танылган, популяр мега-йолдызлар – актрисалар, модельләр, җырчылар арасында да 40, 41, хәтта 42ле размерлы аяк киеме кигән шәхесләр күп.


Мәсәлән, актриса Мила Йововичның аяк размеры – 41, буе 173 см.


“Галәм сылуы-2002” Оксана Федорованың аяк размеры – 41, буе 178 см.


АКШның элекке президентының хатыны Мишель Абама 42 размер аяк киемен кия. Буе 182 см.


Актриса Николь Кидман 43 размерлы аяк киемен сайлый. Буе 181 см.
Читайте нас: