Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
10 сентябрь 2019, 18:18

Мәрхүм Жанна Фрискеның малае Платон нихәлдә?

Берничә ел элек яман шештән вафат булган җырчы Жанна Фрискеның улы Платон хәзер әтисе Дмитрий Шепелев белән үсә.

Берничә ел элек яман шештән вафат булган җырчы Жанна Фрискеның улы Платон хәзер әтисе Дмитрий Шепелев белән үсә.

Әти улының телләр белмәвенә борчыла икән, дип яза StarHit басмасы. Киләчәктә Дмитрий улын инглиз телендә белем бирә торган мәктәптә укытырга тели. Хәзер бала укырга керергә әзерләнә.
Платонга яз көне алты яшь тулды. Әтисенең тырышлыгы белән, бала актив тормыш алып бара, берничә секциягә йөри, спорт һәм музыка белән шөгыльләнә.
Дмитрий чит телләр өйрәтүне юкка гына сайламаган. Ул улының берничә телдә иркен аралашуын тели. "Дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керерлек белеме булсын иде. Моның өчен инглиз теле кирәк. Яхшы инглиз теле шушы яшьтән башлана, шуңа безгә ел дәвамында аны югары дәрәҗәгә җиткерергә кирәк", - дигән Шепелев.
Хәзергә Платон чит телдә бер сүз дә белми икән.
Читайте нас: