Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
9 сентябрь 2019, 15:44

Лилия Биктимирова: “Фәдис белән кызым Гөлназ – минем сердәшләрем”

Соңгы арада Инстаграмда Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимированың аккаунтына язылдым әле.

Соңгы арада Инстаграмда Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимированың аккаунтына язылдым әле. Ул куйган сторисларны, улы Кәрим хакында, Фәдис абый Ганиевның туган ягы Мулла авылын сурәтләгән, пешеренү серләре белән уртаклашкан видеоязмаларын, иҗат белән бәйле эшләрен карау шулкадәр күңелгә рәхәт.

Ачык, мөлаем йөзле Лилия ханымны инде күптәннән беләм төсле. Яраткан җырчым белән кыскача интервью да гади генә сорауларга корылды.

- Лилия ханым, Сез ничә ел сәхнәдә инде? Быел сезгә Татарстанның атказанган артисты исемен дә бирделәр бит әле.

- Сәхнәдә 19 ел инде мин, бер елдан пенсиягә китәм, Алла Боерса. Аллага шөкер, Татарстаннын атказанган артисты исеменә дә лаек булдым. Татарстаннан читтә яшәп, эшләүче татар телле җырчыларга шундый игътибар бик тә куандыра. Бөтендөнья Татар конгрессына, аеруча Локманов Алик Харис улына һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрем чиксез.

- Сез филармониядә эшлисез. Ирекле җырчы буласыгыз килмиме?

-Әйе, инде 19 ел филармониядә эшлим. Хөкүмәт оешмасында эшләр өчен артист бик күп таләпләргә туры килергә тиеш. Шушы еллар буе республикабызның төп филармониясендә эшләвем белән мин бик горурланам. Ә иреккә килгәндә, иҗат кешесе барыбер ирекле, ирекле булмаса, ул иҗат кешесе була алмый.

- Сердәшләрегез бармы? Алар да сәхнә кешеләреме?

- Минем сердәшләрем - Фәдис белән кызым. Алар белән күп темаларга сөйләшә, киңәшләшә алам.

- Ирегез Фәдис абый Ганиев сездән өлкәнрәк. Бу мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар тудырмыймы?

- Юк. Хәтта киресенчә. Фәдис өлкәнрәк, аның тормыш тәҗрибәсе күбрәк, русча әйткәндә, ул мудрыйрак.

- Сез Инстаграмда сторисларга улыгыз Кәримне еш куясыз. Күз тияр дип курыкмыйсызмы? Гомумән, Кәрим нинди бала ул? Аның татарча сөйләшүе сокландыра. Мин генә түгел, республиканың меңәрләгән кешеләре яратып карый бит аны.

- Күз тимәс дип өметләнәбез инде. Кәрим ул гадәти бала, бөтен балалар кебек үк. Татар теле сакланып калсын өчен, без аны үзебез йорт салган авылдагы татар балалар бакчасына бирдек. Безнең Гөлназыбыз да авыл садигында тәрбияләнде.

- Сезнең аш-суга оста икәнлегегез дә күренеп тора Инстаграмнан. Шулай тәмле-тәмле ризыклар әзерләп тә фигурагызны ничек саклый алдыгыз?

- Саклап булмый шул. Тәмле ашарга яратам. Һәр дүшәмбе ябыга башлыйм дип үземне юатам да, әмма...

- Кызыгыз Гөлназ да эстрада юлыннан бара. Мәскәү продюсеры белән эшләячәк дигән хәбәр таралган иде. Инде аның белән эшләмәскә булган дигән сүз таралды.

- Гөлназ сәнгать училищесын тәмамлап, быел диплом алды, Казанга күчте. Без аңа каршы килмәдек, бәләкәй чагыннан башлап сәнгатькә тартылды. Контрактны Казан продюсерлары белән 5 елга төзеде. Ноябрь аенда үзенең турнесы башлана.

- Бүгенге тормышыгыздан канәгатьсезме?

- Аллага Шөкер дип, ятсам да, торсам да, Ходайга рәхмәтләр укып туймыйм. Аллам ташламасын.
Читайте нас: