Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
4 сентябрь 2019, 15:44

Марат Шәйбаков әтисез үскән балалар турында кайгыра

Башкортстанның атказанган җырчысы Марат Шәйбаков “Әтисез үсә балалар, әтиләре булса да” дигән җыр язган.

Башкортстанның атказанган җырчысы Марат Шәйбаков “Әтисез үсә балалар, әтиләре булса да” дигән җыр язган. Рөстәм Исхакыйга ул бу җыр язылуның тарихын сөйләде.
- Бу җырның сүзләре Чишмә районыннан килеп эләкте миңа. Чыннан да, соңгы вакытта нишләптер әтисез үскән балалар күп, гаиләләрдә аерылышулар да җитәрлек. Бу җырның сүзләре йөрәккә ятты һәм мин аңа көй яздым. Көе тиз генә язылды аның. Башта баян белән генә җырлап карадым. Инстаграмга куйдым. Язылучылар җырны ошаттылар, кайчан чыга шул җыр дип сорап яза башладылар. Һәм менә ниһаять, без аны яздырдык.
Көйләр еш язам дип әйтә алмыйм. Ниндидер тарихы булган, тирән мәгънәле җырлар язарга яратам инде. Бу җырым кайсыбер әтиләрнең йөрәген бәлки уятыр дип өметләнәм, - ди җырчы.
Читайте нас: