Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 сентябрь 2019, 17:26

Яшь хатынга таянып...

Бу көннәрдә Интернет челтәрендә “йолдыз”лы гаилә – Юлия Высоцкая һәм режиссер Андрей Кончаловскийның мөнәсәбәтләрен кызу тикшерәләр.

Бу көннәрдә Интернет челтәрендә “йолдыз”лы гаилә – Юлия Высоцкая һәм режиссер Андрей Кончаловскийларның мөнәсәбәтләрен кызу тикшерәләр.
Бар шау-шу Кончаловскийның Юлиягә таянып барган фотоны халык хөкеменә куйганнан соң таралган. Эш шунда: режиссер һәм актриса арасында 36 ел яшь аермасы ята.
Моңа өстәп, актрисаның талантын яраткан берәү үзенең моннан 7 ел элек аэропортта әлеге гаиләне күрүен, ул вакытта ук Андронның арбачык янында басып кына торуы, ә Высоцкаяның авыр чемоданнарны берүзе тартып йөрүе хакындагы язмасын да өстәгән. Менә шуннан киткән инде фикер алышу...
“Көчле ат карт ирен тарта инде, шуның өчен бит аны кияүгә алганнар”,- дип фикерли күпләр. “50 яшьтә тол калыр да, үзенә калган мираска берәр альфонс” табар”, “Үзеннән ике тапкырга яшь хатын – хыял түгелме? Хатынына – бераз секс, иренә – капельница астына ятарга иде” диючеләр дә бар.
Читайте нас: