Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 сентябрь 2019, 16:21

Айдар Галимов Казанда Бауман урамында җырлый

Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов Инстаграмында пост язып видео элгән.

“Әгәр дә җыр урам музыкантлары тарафыннан башкарыла икән, димәк, ул яши әле... Вәсиләне дә искә алыйк...” – дигән җырчы.
Видеоязмада Айдар абый Казанның данлыклы Бауман урамында урам музыкантлары янына туктаган. Урам музыканты Айдар Галимовның Вәсилә Фәттахова белән башкарган “Әйтелмәгән мәхәббәтем” җырын җырлап җибәрә. Аңа Айдар Галимов үзе дә кушыла. Әлеге дуэтны күзәтүче байтак халык та җыелган. Барысы да исләре китеп тыңлый, видеога төшерә.
Пост 26 427 лайк җыйган. Җырчының язылучылары 400гә якын комментарийлар яудырган.
“Хөрмәт иткән, яраткан җырчыбыз! Рәхмәт булганыгыз өчен! Гадилектә галилек!”
“До мурашек! Вот что значит голос от Бога, вот что значит талант... никакие аранжировки не нужны”.
“Вәсилә Фәттахова, яратабыз, юксынабыз, онытмабыз...”
“Афәрин, Айдар абый. Гадилегең белән һәрвакыт сокландырасың”.
Читайте нас: