Барлык яңалыклар

Артистларга гел нидер җитми

Филипп Киркоров белән Светлана Лобода музыкаль фестивальдә җәнҗал чыгарганнар.

Сочи шәһәрендә барган яшь җырчыларның 18 нче халыкара “Новая волна” конкурсында популяр җырчы Филипп Киркоров җәнҗал чыгарган. Бу вакыйганың шаһитлары булучылар хәбәр итүенчә, җырчыга аның чыгышы график буенча бармау ошамаган.
“Камералар белән репетиция ясамый торып, сезнең шоу башланмаячак!” – дигән ул берничә сүгенү сүзе дә кыстырып. Азактан Киркоровның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Лунный гость” җырын халыкара команда белән әзерләгәннәр, шуңа да һәр деталь мөһим икән. “Новая волна” конкурсының техник оештыручылары вакытсыз төшке ашка киткән булганнар һәм җырчыга бу ошамаган.
Җырчыларның концерт куярга баргач көйсезләнеп җәнҗал чыгаруы еш күренеш. Санкт-Петербург шәһәрендә “белые ночи” музыкаль фестивалендә Светлана Лобода үзенә шәхси VIP-гримерка бирмәгәннәре өчен тавышланган. Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, гримеркалар аз булу сәбәпле, берничә җырчыга бер гримеркада киенеп-чишенеп, бизәнергә туры килгән.
Үткән гасырда концерт куярга йөргән Владимир Высоцкийны искә төшереп үтми булмый. Аның турындагы бер истәлектән укыган идем. Концерт башланырга бер сәгать кала Высоцкий килеп җитә һәм: “Миңа йоклап алырга иде”, - ди. Концертны оештыручы аптырап: “Монда кунакахнә юк бит”, - ди. “Синең кабинетың бардыр бит”, - ди Высоцкий. “Әйе”, - ди администратор. “Әйдә, киттек, миңа шул җитә”, - ди дә легендар җырчы өстәлгә менеп ята, баш астына ике китап кыстыра да йоклап та китә. “Иң мөһиме - беркемне дә кертмәгез, концерт башланырга биш минут калгач уятырсыз”, - ди ул.
Булган бит заманалар!
Читайте нас: