Халык артисты Александр Домогаровның җанатарлары, артистның “Instagram”дагы фоторәсемен күреп, аны чак таныганнар! Фотода 56 яшьлек актер бик юан чыккан. Җанатарлар Домогаров әллә җитди авырый микән дигән борчуга төшкән.
Әлеге фотосурәт “Гардемариннар IV” исемле яңа кинопроектка багышланган биттә дөнья күргән. Фильмны августта төшерә башлаганнар. Анда популяр актерлар Дмитрий Харатьян, Михаил Боярский, Александр Домогаров һәм Кристина Орбакайте катнаша икән.
Фото астына язылган комментарийларда җанатарларның кайсыберләре “ул авырый”, кайсылары “начар гадәтләре булганга шулай үзгәргән” дип язган. Күпләре шулай да актерны яклаган. “Бу фотоның уңышсыз булуына ракурс гаепле”, дигәннәр.