Барлык яңалыклар

Рената Литвинова Земфирага мәхәббәтен белдергән

Якташыбыз, җырчы Земфирага 26 августта 43 яшь тулды.

Якташыбыз, җырчы Земфирага 26 августта 43 яшь тулды. Шул уңайдан Земфираның күптәнге ахирәте, актриса Рената Литвинова “Instagram”да җылы сүзләр урнаштырган.
Земфираны шоу-бизнеста иң яшерен шәхесләрнең берсе дип атасак та була. Үзенең шәхси тормышын ачып бармый ул. Комментарийларны сирәк бирә. Интервьюлар бирергә дә яратмый. Ул ялгызлыкта яшәүне хуп күрә. Бердәнбер якын кешесе – Рената Литвинова. Сер түгел, аларның мөнәсәбәте турында легендалар йөри, әмма йолдызлар бу хакта үзләре бер нәрсә дә сөйләми.
Земфираның туган көнендә Рената Литвинова "Instagram”дагы битендә болай дип язган: “Яраткан композиторым һәм җырчым! Бәхетле бул!” Бу котлауга күпләр кушылган. Алар арасында Наталья Водянова да бар.
Холкының катлаулы булуына, журналистлар, кайвакыт публика белән дә тупасрак сөйләшүенә карамастан, поклонниклары Земфираны барыбер дә ярата, аның чиксез таланты белән сокланалар. Артистка якын киләчәктә яңа диск чыгарырга вәгъдә итә.
Читайте нас: