Барлык яңалыклар

Марат Шәйбаков кышкылыкка әзерләнә

Җырчы болында әрем җыеп йөри.

Җырчы Инстаграмына видео элгән. Ул болында әрем җыеп йөри. “Менә, дуслар, безнең якта шушындый “кустовой” әрем үсә. Кыш көне шуны кайнатып эчсәң, салкын тигәндә ютәлдән бик әйбәт була. Мәтрүшкәләр дә бар монда: сарысы да, кызылы да. Кышкылыкка запас җыябыз!” – ди ул.
Пост астында комментарийлар да тезелеп киткән. Бер апа болай дигән: “Марат, бигрәк молодец булып чыктың бит әле, җиләк җыйдың, себерке бәйләдең, әрем җыясың, балык тоттың. Тагын нишлисең кала инде - бәрәңге генә аласы калып бара инде. Исән-сау ашарга, чабынырга язсын инде үзеңә. Уңышлар сиңа!”
Әнвәр Нургалиев та үз сүзен кыстырган. “Син бит травник хәзер!” – дигән ул.
“Әй, йортавой мужик булдың да инде, молодец!”
“Миңа да җый әле, Марат!” – дип язган җырчының язылучылары.
Читайте нас: