Барлык яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова концертка килгәч, бүләкләрен җыеп, зыян салып киткән

Җырчы Инстаграмында пост язып чыккан.

"Ычкынып китеп җырлыйбыз. Кичә "Янапай"да булдык. Килгән һәр тамашачыга мең рәхмәт. Сәхнәгезнең бер тактасын сындырдык, ялгыш бер черкиегезне ашадым... бүләкләрегезне алдым...", - дигән хисап язган Илсөя Бәдретдинова Пермь крае Янапай авылыннан.
"Минем дә карыйсы килә бу концертны", - дип язган Ләйлә Дәүләтова.
"Менә нинди ул халык ихтирамы! Авыл кешесе уттай эш вакытында үзенең яраткан җырчысын карарга килгән, бүләкләр әзерләгән. Күпләргә микән шушындый халык мәхәббәте эләгә?"
"Бәхетле черки".
"Бер елны ул тактаны Фирдүс сындырып куйды бугай. Бер нәрсә дә чыдамый бу мишәрләргә", -дип яза җырчының Инстаграмдагы подписчиклары.
Читайте нас: