Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев туган авылы Әүрүз-Тамакта грандиоз бәйрәм үткәрде

Шушы көннәрдә Төркиядә ял иткән вакытта ул авылының 160 еллыгына багышланган чара хакында язып чыкты.

“Хәерле көн, дусларым! 17 август көнне туган авылымның 160 еллыгына багышланган бәйрәм уздырдык. Аллаһның рәхмәте тамашачыларыма, коллегаларыма, дусларыма. Безнең авылыбызны хөрмәтләп килгәннәре өчен рәхмәт, бик зурладыгыз. Безнең район, бәлки, бу кадәр бәйрәм күргәне булмагандыр. Нинди дәрәҗәле артист дусларым авылдашларымны зурлады! Сезгә әти-әни исеменнән, авылдашларым исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бергә булыйк. Үземнең төркемемә аерым рәхмәт. Шатлыгым шулкадәр көчле, күңелләрем тула хәтта”, - дигән Әнвәр абый үзенең Инстаграмында.
Җырчының сторисларына күз салганда бәйрәм чыннан да грандиоз булганын күрәбез.
Пост астында комментарийларга караганда Әүрүз-Тамак 160 еллыгына хәтта Ырынбурдан (!) килүчеләр булган. Миякә, Дәүләкән, Уфа, Чишмә районнарын әйтеп торасы да юк. Җырчының язылучылары “җырладык, биедек, туганнар һәм дуслар белән очраштык, рәхмәт сезгә!” дип язалар. “Әлшәй районыннан чыккан ничәмә артист арасыннан сез беренче булып авыл, район халкы өчен бер зур бәйрәм уздырдыгыз. Башкалар да үрнәк алсыннар сездән!” дип язучылар да бар.
Читайте нас: